“Изгелек юлы белән” танып белү чарасы,Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

2018 елның 16 августында Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре, район Мәдәният йорты белән социальхезмәт алучы гаиләләрдән 14 бала өчен “Изгелек юлы белән” дигән танып белү чарасы үткәрделәр.

Бу чараның максаты балаларда танып белү күнекмәләрен активлаштыру, күз күремен киңәйтү, группада эшли белүне арттырудан торды.

Балалар чара барышында туган як музеенда булдылар, анда алар Яңа Чишмә тарихы белән таныштылар, көнкүреш әйберләрен карап чыктылар.  Аннары район үзәк китапханәчеләре аларга уку һәм абонент бүлмәләрен күрсәттеләр, китаплар белән, һәм китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Район Мәдәният йорты белгечләре социаль тәрбиячеләр белән балалар өчен хәрәкәтчән уеннар, табышмаклар эзерләгәннәр. Балалар барлык уеннарда бик теләп катнаштылар, аннары алар өчен район споснсорлары ярдәмендә бергәләп чәй эчү, бүләкләр өләшү оештырылды. Соңыннан балалар “Фердинанд” мультфильмын карадылар. Оештырылган чарадан балалар бик канәгать һәм рәхмәтле булып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International