ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2018 ел
җомга

Танып белү әңгәмәсе “Кешеләрнең шәһәрдә яшәү мохиты” 17 нче августа “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Апикова Р.А.  һәм Самойлова Г.Р. 

Балтач җирлегендә гомер итүче Шәрифуллина Әлфия Мөбәрәкшә кызына  16 август көнне 90 яшь тулды.

2018 елның 15 август көнендә Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Гаязова Нурдидә Нигмәтжан  кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Нурдидэ апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

16.08.2018е Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре ведомство ара  “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендэ йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде, аны төп темасы: “Ата- әнаның балалар тәрбияләгәндә җаваплылыгы турында”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән, узлэренен  балигъ булмаган балалары өчен закон алдында җаваплылык турында әнгәмә корылды, унике хатынкызга буклетлар өләшенелде.

Утырышта барлыгы сигез хатынкыз катнашты, уздырган чараның максаты: хәбәрдәр "адреслы" системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдәдә булган    педагогик, юридик, проблемалары, мәсьәләләре күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психо логик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты, гаилә  планлаштыру буенча  төп белем алу булып тора.

17 нче август 2018нче ел, җомга 

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Пуантилизм» - традицион булмаган рәсем ясау техникасы» дигән чара үткәрде. 

Чараның максаты – кулларның вак моторикасын ныгыту өчен традицион булмаган ысуллар аша рәсем ясау. 

Пуантилизм – ул нокталар белән рәсем ясау. Буяуларны катыштырмый гына, якты ачык төсләрдән рәсемгә нокталар төшерәләр. 

Чарада социаль хезмәт алучылар үзләре теләгән сүрәтне сайлап алдылар һәм буяуларны катыштырмый гына, таякчык белән нокталар төшерә-төшерә рәсемне кирәк төсләргә буядылар. Чара ахырында, рәсемнәренэ карап, эшләре буенча уртак фикер алышу оештырдылар.

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар уңай энергия алып, кәеф һәм психоэмоциональ торышларын яхшырттылар. 

Чарада 10 кеше катнашты.

 

Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында юрист Салимова Г.С. тарафыннан яшен вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү-аңлату үткәрелде.

Яшен вакытында өйдән урамга чыкмаска, тәрәзә янында тормаска киңәш ителә.

Урамда булган очракта, ышыклану өчен урын табарга кирәк. Агач астына качарга ярамый. Җил һәм эре боз ботакларны сындырырга мөмкин, ә бу имгәнүгә һәм җәрәхәтләргә китерәчәк.

Яшен вакытында агач тө­бендә, электр баганасы янында басып торырга ярамый, алар яшенне үткәрә. Радио, телевизор кабызырга кушмыйлар. Телефоннан сөйләшү аеруча куркыныч.
 

17 август көнне Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белгечләре социаль хезмәт алучылар  арасында Бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой иҗатына багышланган дәрес уздырдылар.

Физик күнегүләр бик күп даруларны алмаштыра ала, әмма бер дару да физик күнегүләрне алмаштыра алмый,” дигән бер бөек формакология профессоры.

    17 август 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында пожар куркынычсызлыгы турында укулар үтәчәк.

Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында «Өлкәннәр өчен фитнес» технологиясе  белән шөгыльләнәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International