2018 елның 15 августы көнне «Якын кешеләр» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова социаль ярдәм күрсәтелүче хатын-кызлар өчен «Тирә-юньдәгеләрне танып белү» дип аталган чираттагы дәрес үткәрде. Максат: шәхесләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салырга өйрәнү.
Дәрес башында психолог катнашучыларга «Минем яраткан шөгыльләрем» күнегүен, «Үпкәләү һәм сәламәтлек» медитациясен, «Ир-атка ышану» әкияти терапиясеннән биремнәр үтәргә тәкъдим итте. Әлеге биремнәр хатын-кызларга үз-үзләренә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә яңача карарга, үзләре, якындагы кешеләре турында булган хаталы фикерләрен аңларга, якыннары янында чын-чынлап ачылырга эчке үпкәләре комачаулый икәнен белергә ярдәм иттеләр.
Йомгаклау өлешендә күп кенә катнашучылар башка кешене гаепләмичә генә үз тормышың өчен җаваплылыкны үз кулыңа алуны атадылар. Үзеңдә булган тискәре хисләрне мөстәкыйль җайга сала алырга өйрәнү өчен барлык катнашучылар «Аңлауга юл» дип аталган китапчыклар алдылар.