ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

2018 нче елның 16 августы көнне "Әни+бәби" клубы эшчәнлеге кысаларында "Веста" Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль ярдәм күрсәтелүче ата-аналар һәм балалар арасында “Вак моториканы үстерү” дигән темага дәрес үткәрде.

Чара кич утыру рәвешендә узды. Алып  баручы сөйләве буенча катнашучылар бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында белделәр. Аерым хикәя алмаларга багышланды. Балалар әлеге җимешнең каян килеп чыгышы , нинди сортлары булуы һәм нинди витаминнар бай булуы хакында белделәр. 

Вакуумлы (банкалы) массаж ГАУСО КЦСОН "Надежда".

20.08.2018 «Астра» ТҮ “Әңгер – уртак йортыбыз дип атаман чара узды”.  Көндезге бүлек тәрбиячеләре шул исемдәге күңел ачу программасын әзерләгән иде. Чараны беренче өлешендә балаларга клоун килеп керде һәм алар белән “Табигатҗ не үзең сакла” дигән уен оемтырды. Аннары, ике командага бүлеп, балалар арасында спорт ярышы үткәрде. Уеннан барысы да шат һәм күтәренне кәеф алды. Нәтиҗәдә, барлык балалар да табигатне сакларга кирәплеген аңладылар.

2018 елның 20 август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында тәрбияче Галиуллина Нурия инициативасы буенча "Мин кибетче булсам" дигән темага уен - дәрес.

“Апрель” реабилитация үзәгендә иҗтимагый эшчеләр инвалид балаларның ата-аналары өчен консультация очрашулары үткәрделәр.

20 нче  август, 2018ел, душәмбе.

      “Изгелек”  инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә табиб Галина Дильмухаметова «Грипп һәм башка йогышлы инфекцияләр. Кисәтү  һәм дәвалау» дигән темага мәгълүмати – медицина чара  үткәрде. Чарада 39 кеше катнашты.

   Чараның максаты – социаль хезмәт  алучыларны грипп һәм башка йогышлы инфекцияләр, вируслар белән таныштыру, авыруның барлыкка килү юллары, дәвалау ысулларын күрсәтү иде.

   Лекция башында табиб грипп авыруы турында статистика мәгълүмәтләре белән таныштырды. грипп төрләре, авыруның барлыкка килү юллары, дәвалау ысуллары белән таныштылар.

   Мондый мәгълүмати чаралар үткәрү  социаль хезмәт алучыларда зур кызыксыну уятты һәм дәвам итүен теләп теләк белдерделәр.Соңыннан социаль хезмәт алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар алдылар, кызыклы һәм кирәкле чара үткәргәне өчен белгечкә рәхмәтләрен белдерделәр.

 

Һәр иртә, һава торышына һәм ел фасылына карамыйча, картлар йортында яшәүчеләр скандинавия йөреше белән шөгельләнәләр.

Скандинавия йөреше – ул таяклар белән йорүнең физик активлык төре. Монда аерым дәрес методикасы һәм йөрү техникасы . Йөрегәндә махсус таяклар кулланыла.

Заманча технологияләрнең үсеше соңгы елларда кискен рәвештә физик йөкләнешләрне әзәйтте, ә аз хәрәкәтчәнлек гади көнкүрешкә әйләнде.

Бер уйлаганда, нигә таяк? Нигә йөреп кенә килмәскә? Таякларны куллану, кулларның мускулларын да хәрәкәтләндерегә ярдәм итә. Таяк белән йөрегәндә күбрәк көч сарыф ителә. Мондый йөрештә 90% мускул хәрәкәткә килә. Таяклар ярдәмендә темпны да үзгәртеп була. Таяклар һәм куллар 20 дән алып 30% ка кадәр зур басымлы йөкләмәләрне үтәргә ярдәм итә, ә чынлыкта бу тез һәм аркага туры килә. Скандинавия йөреше йөрәк һәм үпкә өчен файдалы. Ул күбрәк колория яндырырга, гәүдәнең мускуллар корсетын ныгытырга ярдәм итә. Безнең әби һәм бабайларыбыз бик теләп саф һава суларга чыгалар, бер-ике тапкыр таяклар белән әйләнеп килү аларның үзләрен бик яхшы хис итүе турында сөйли

 

2018 нче елның 16 августы көнне “Татарстан – минем горурлыгым” программасы кысаларында “Веста” Үзәге белгече Марина Вахрушева 13 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнелүче 24 бала өчен “Түбән Каманың данлыклы урыннары” дип аталган дәрес үткәрде.

Сарман районында 15 августтан 18 августка кадәр Татарстан Республикасының күз буенча яшь инвалидларының регионара слеты үтте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International