Ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» традицион республика хәйрия акциясе үткәрелә.
Акциянең максаты - авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм гаиләләргә яңа уку елына әзерләүдә ярдәм күрсәтү.
2018 елның 17 августында районыбызның “Чистай” мәдәният үзәгендә булачак беренче сыйныф укучылары өчен чара булды. Чарада театральләштерелгән тамаша күрсәтелде һәм балаларга букчалар тапшырылды. Бу акциядә РФ Дәүләт думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Чистай муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары актив катнашты.
Хөрмәтле беренче сыйныф укучылары! Белем Көне сезнең өчен иң якты һәм шатлыклы бәйрәм булсын. Сезгә куанычлы һәм күңелле мәктәп тормышы, яхшы билгеләр, белемгә омтылу һәм яңа ачышлартелибез. Сезнең беренче уку елы уңышлы һәм кызыклы булсын!