Картлар йортында ароматерапия

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Чирмешән картлар йортында эшләүче психолог-тәрбияче Г.М.Шәрифуллина һәм социаль хезмәткәр М.В.Пуль монда яшәүчеләр өчен чәй шәмнәре һәм эфир майлары кулланып Арома-терапия үткәрделәр. Төрле чәчәк, үлән һәм агач исләрендә дә эфир майлары исе бар. Бу матдәләр дәвалау алымына ия. Алар кешеләргә рухи һәм физик халәтләрен яхшыртырга ярдәм итә. Әлеге исле шәмнәрне иснәп карап картлар алардан нинди җимеш исе килүен ачыкладылар. Барысына да бу исләр ошады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International