2018 нче елның 15 августы көнне «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова “Мин куркынычсызлык арасында” технологиясе кысаларында күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнелүче 14 бала өчен «Шәхси иминлек» дип аталучы төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: «Интернет» челтәрендә куркынычсыз аралашу кагыйдәләренә өйрәтү.
Очрашу башында белгеч балаларга интернет челтәре турында сөйләде. Анда, билгеле булганча, балалар күп вакытын дәресләргә әзерләгәндә мәгълүмат эзләп, яисә ял итеп үткәрәләр, дуслары белән аралашалар, фикер алышалар, яңалыклар карыйлар, фикерләрен калдыралар, фоторәсемнәрен куялар. Виртуаль чынбарлыкның теләсә нинди киңлек кебек үк, һичшиксез, уңай һәм кимчелекле яклары була. Шуңа күрә үз-үзеңне интернет челтәрендә дөрес итеп тота белергә өйрәнергә, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Шулай ук интернет челтәрендә кайсы сайтларда утыруны, кулланучыларның иминлеген дәүләт структуралары, интернет сервис хезмәткәрләре, сайт администраторлары һәм модераторлар күзәтеп баралар. Әмма көн саен куркынычсызлык мәсьәләсен игътибарга алмаган яңа корбаннар, зыян күргән кешеләр ешрак барлыкка килә. Аннары белгеч балаларга «кибербуллинг»ның нәрсә икәнен, аны ничек итеп кисәтергә һәм, иң мөһиме, анда ничек катнашмаска икәнен сөйләп үтте.
Дәрескә йомгак ясау вакытында белгеч интрнет челтәрендә таныш булмаган һәм таныш булган кешеләр белән аралашканда куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен тагын бер кат әйтеп үтте.