Сарман районында 15 августтан 18 августка кадәр Татарстан Республикасының күз буенча яшь инвалидларының регионара слеты үтте. Анда дүрт төбәктән – Татарстан, Чувашстан, Марий Эл һәм Мәскәүдән вәкилләр катнашты.
17 августта Даулы болында алар өчен Сабантуй уздырылды.Күз буенча физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында төрле талантлар бар. Алар җырладылар, төрле спорт уеннарында катнаштылар. Җиңүчеләргә Почет грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шушында ук инвалидларның кул эшләре күргәзмәсе дә эшләде. “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә яшь инвалидларга уеннарда катнашырга ярдәм иттеләр, күтәренке кәеф тудырдылар.