2018 елның 20 август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында тәрбияче Галиуллина Нурия инициативасы буенча "Мин кибетче булсам" дигән темага уен - дәрес.
Бу чараның максаты:
1. Кеше арасында үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.
2. Кибетче һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү.
3. Балаларда игътибарлыкны һәм аралушучанлыкны үстерү.
Балалар белән кибетче һөнәре турында әңгәмә үткәрелде, "акча" төшенчәсенең кеше җтормышында мөһим роль уйнавы аңлатылды. Балалар бу уенда кибетче, сатып алучы роленә кереп уйнадылар. Кибетче һөнәре белән балалар бик кызыксындылар, кирәкле һөнәр булуын аңладылар. Барлык балаларга да бу мавыктыргыч уен бик ошады.