“Түбән Каманың данлыклы урыннары”. “Веста” Үзәге.

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

2018 нче елның 16 августы көнне “Татарстан – минем горурлыгым” программасы кысаларында “Веста” Үзәге белгече Марина Вахрушева 13 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнелүче 24 бала өчен “Түбән Каманың данлыклы урыннары” дип аталган дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: шәһәр тарихы турында булган белемнәрне киңәйтү, шәһәрнең данлыклы урыннары белән танышу, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес башында белгеч катнашучыларга “Сез туган-үскән шәһәрегезне яратасызмы, яратсагыз ни өчен?” дигән сорау бирде. Җавапларны тыңлаганнан соң шәһәрнең килеп чыгу тарихын тыңларга тәкъдим итте. Бу сөйләшүдән балалар Түбән Кама шәһәренең Кама елгасы буенда Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашуын; анда кырыклап милләт вәкиле булуын; шәһәрнең һәрбер проспектында,урамында, мәйданында ниндидер данлыклы исем, вакыйга яисә риваять ятуын; Түбән Каманың Татарстан Республикасы һәм бөтен Рәсәй буенча 3 тапкыр иң төзек шәһәрләр исемлегенә керүен белделәр. Шуннан соң белгеч балалардан безнең шәһәргә килгән кунакларга нинди кызыклы һәм матур җирләрне күрсәтеп була дип сорады. Балалар “Гаилә” паркын, “Изге чишмә”, Елга яры, Габдулла Тукай һәйкәле, Комплекслы музей, Үзәк җәмигъ мәчете, Изге богородица покров Чиркәве, Татар драма театрлары бар икәнен исләренә төшерделәр һәм алар турында сөйләделәр.

Рефлексия барышында балалар шәһәр тарихын белергә кирәк, аның истәлекле урыннарына хөрмәт һәм ихтирам белән карарга, үз кече ватаныңны яратырга һәм аның кыйммәтен белергә, буыннан буынга булган белемнәрне җиткерергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International