2018 нче елның 16 августы көнне "Әни+бәби" клубы эшчәнлеге кысаларында "Веста" Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль ярдәм күрсәтелүче ата-аналар һәм балалар арасында “Вак моториканы үстерү” дигән темага дәрес үткәрде. Максаты – кыстыргычлар белән уен аша вак моториканы үстерү.
Дәрес әниләргә кыстыргычлар белән уенның бала үсешендә булган әһәмиятен аңлату белән башланып китте. Мондый уеннар сенсорик кабул итүне, кулларның вак моторикасын үстерүгә, пространствода күзәтчелеккә, сөйләмнең коммуникатив функциясенә, күзаллауны үстерүгә ярдәм итә. Дәрес барышында кыстыргычлар төрле хайваннар һәм төрле предметларга «әйләнделәр». Барлык гамәлләр дә күңелле текстлар, шигырьләр, төрле уен приемнары белән алып барылдылар. Аннары бергәләшеп әкият уйлап таптылар. Монда әкият геройларын сабыйлар үзләре кыстыргычлар ярдәмендә уйлап табып ясадылар. Балаларга мондый эшчәнлек бик ошады.
Дәрес ахырында, хезмәт буенча инструктор әниләргә бу һәм моңа охшаш башка уеннар белән дәресләрдә генә түгел, өйдә дә рәхәтләнеп уйнап була икәнен әйтеп узды. Өстәвенә, мондый уеннарны төрлеләндерергә була һәм моны үзләренә уйлап табарга һәм эшләргә бик җиңел.