Иртәнге зарядка – сәламәтлегебез өчен файдалы

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Һәр иртә, һава торышына һәм ел фасылына карамыйча, картлар йортында яшәүчеләр скандинавия йөреше белән шөгельләнәләр.

Скандинавия йөреше – ул таяклар белән йорүнең физик активлык төре. Монда аерым дәрес методикасы һәм йөрү техникасы . Йөрегәндә махсус таяклар кулланыла.

Заманча технологияләрнең үсеше соңгы елларда кискен рәвештә физик йөкләнешләрне әзәйтте, ә аз хәрәкәтчәнлек гади көнкүрешкә әйләнде.

Бер уйлаганда, нигә таяк? Нигә йөреп кенә килмәскә? Таякларны куллану, кулларның мускулларын да хәрәкәтләндерегә ярдәм итә. Таяк белән йөрегәндә күбрәк көч сарыф ителә. Мондый йөрештә 90% мускул хәрәкәткә килә. Таяклар ярдәмендә темпны да үзгәртеп була. Таяклар һәм куллар 20 дән алып 30% ка кадәр зур басымлы йөкләмәләрне үтәргә ярдәм итә, ә чынлыкта бу тез һәм аркага туры килә. Скандинавия йөреше йөрәк һәм үпкә өчен файдалы. Ул күбрәк колория яндырырга, гәүдәнең мускуллар корсетын ныгытырга ярдәм итә. Безнең әби һәм бабайларыбыз бик теләп саф һава суларга чыгалар, бер-ике тапкыр таяклар белән әйләнеп килү аларның үзләрен бик яхшы хис итүе турында сөйли

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International