«Грипп һәм башка йогышлы инфекцияләр. Профилактика һәм аларны дәвалау

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

20 нче  август, 2018ел, душәмбе.

      “Изгелек”  инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә табиб Галина Дильмухаметова «Грипп һәм башка йогышлы инфекцияләр. Кисәтү  һәм дәвалау» дигән темага мәгълүмати – медицина чара  үткәрде. Чарада 39 кеше катнашты.

   Чараның максаты – социаль хезмәт  алучыларны грипп һәм башка йогышлы инфекцияләр, вируслар белән таныштыру, авыруның барлыкка килү юллары, дәвалау ысулларын күрсәтү иде.

   Лекция башында табиб грипп авыруы турында статистика мәгълүмәтләре белән таныштырды. грипп төрләре, авыруның барлыкка килү юллары, дәвалау ысуллары белән таныштылар.

   Мондый мәгълүмати чаралар үткәрү  социаль хезмәт алучыларда зур кызыксыну уятты һәм дәвам итүен теләп теләк белдерделәр.Соңыннан социаль хезмәт алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар алдылар, кызыклы һәм кирәкле чара үткәргәне өчен белгечкә рәхмәтләрен белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International