Вакуумлы (банкалы) массаж.
2018нче елның 9нчы августында Әгерҗе муниципаль районының “Надежда” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә шәфкәть туташы Шестакова Т.А. силикон банкалар ярдәмендә массаж ясау турында тирән эчтәлекле лекция укыды. Әлеге лексик-чара барышында социаль хезмәт алучылар вакуумлы массажның төрле ысуллары, күрсәткечләре һәм каршы күрсәткечләре, банкалы массаж төрләре һәм аларны ясау технологиясе, шулай ук, адымлы технология белән таныштылар. Үзәктә социаль хезмәт алучылар үзлектән киеренкалек бирүче үзмассаж ясарга өйрәнделәр һәм уңай дәрт-көч алу хисләре кичерделәр.