Чара кич утыру рәвешендә узды. Алып баручы сөйләве буенча катнашучылар бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында белделәр. Аерым хикәя алмаларга багышланды. Балалар әлеге җимешнең каян килеп чыгышы , нинди сортлары булуы һәм нинди витаминнар бай булуы хакында белделәр. Аннан соң катнашучылар ике командага бүленеп викторинада катнаштылар . Командаларга түбәндәге конкурслар тәкъдим ителгән иде: «Алмадан аш-су», «Уңыш җый», «Алмага мактау сүзләре», «Иң тиз», «Ә сез беләсезме?». Нәтиҗәдә дуслык җиңде һәм балаларның кзефләре яхшы иде.