2018 елның 28 сентябрь көнне Казан шәһәрендә “Минем еллар – минем байлык” конкурс-фестиваленең финалы узды.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, Сарман районы «Шәфкатъ» үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә өлкәннәрнең өйләрендә булып хәл-әхвәлләрен белешәләр, бәйрәм белән котлап, үз куллары белән иҗат иткән открыткалар тапшыралар, йорт, бакча эшләрендә булышалар.
Чистай муниципаль районында «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль яклау һәм хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе белгечеләре Волостнова М.М. һәм Паздникова Е.С. 2018 елның 3 нче октябрендә социаль хезмәтләр алучы яшьүсмерләр төркеме белән “Теремок” әкияте геройларын оригами техникасында ясау буенча мастер – класс үткәрделәр. Чараның максаты гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, күңел күтәренкелегенә ирешү һәм бер – береңә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү иде.
03.10.2018 ел Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Тукай картлар һәм инвалидлар интернат йорты» социаль хезмәтләр алучылары Гибадуллин Нагимулла Зиннат улы, Ямалеев Рафик Рафаил улы һәм Никитин Сергей Юрий улы "Тукай муниципаль районының Яшүсмерләр клубы «Муниципаль бюджет учреждениесендә узган өлкәннәр декадасына багышланган спорт чарасында катнаштылар. Волейбол, футбол, баскетбол һәм ату буенча ярышлар узды. Чарада катнашучыларның барысы да призлар алды.
Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында ел саен октябрь башында өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрелә.4 нче октябрь көнне интернат-йортта МОВ «Инклюзив мөхит» вәкиле А. У. Хаҗиев hәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы «Шәфкать «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары А. З. Сәлимова, Р. Ф. Шакирова булдылар. Викториналар, шахмат-шашка турниры, дартц буенча ярышлар үткәрелде, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм ахырында кунаклар барлык яшәүчеләргә тәм-томнар тараттылар.
Алимент түләү мәсьәләсен бик күпләр һәрвакыт кына тыныч юл белән хәл итә алмыйлар. Кызганычка каршы, мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен дәүләт ярдәме кирәк була.
2 октябрь көнне иртәнге сәгат 9.00 да “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең актлар залында, комиссия тарафыннан балигъ булмаган балаларына алимент түләтү мәсьәләсендә проблемалары булган гражданнарның биш мөрәҗәгате каралды.
Һәр сорау үзенчәлекле һәм алар тормыш ситуациясенә карап индивидуаль якын килеп тикшерелде. Гражданнарга комиссия тарафыннан киләсе айдагы утырышка кадәрге чорда кыенлыктан чыгуның мөмкин булган юллары тәкъдим ителде.
1-10 нчы октябрь Халыкара өлкәннәр ункөнлеге дип игълан ителү уңаеннан, 2018 нче елның 2 октябрендә Балтач Мәдәният үзәгендә өлкәннәребез өчен чәй табыны һәм бәйрәм концерты булып узды.
2018 елның 3 октябрендә “Шәфкатьлелек почтасы” акциясе кысаларында “Изгелек” белгечләре өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә карамакта торучы Хәкимова Разия Хәким кызын туган көне белән котладылар. Чарада гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы мөмкинлеге чикле бала да катнашты. Ул Разия апага үз куллары белән ясаган открытка тапшырды. Өлкәннәр өчен мондый открыткаларны инвалид балалар “Син ялгыз түгел” клубында күңел җылыларын салып эшләделәр.
3октябрь көнне Тукай районы социаль яклау бүлегендә озак еллар намуслы хезмәт куйган ветераннарны хөрмәтләделәр.
Өлкән кеше көне - якты һәм игелекле бәйрәм, бу без әти-әниләребезне, әби-бабайларны аерым игътибар белән искә алу. Бу бәйрәм-җәмгыятьнең өлкән буынга карата хөрмәт, ихтирам һәм ярату билгесе.
Өлкәннәр декадасында да «Гармония» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Чиста ишегалды» һәм «Чиста тәрәзәләр» хәйрия акцияләре үткәрелә.