ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 3 октябрендә Халыкара Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында  Әтнә районының «Изгелек» социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры вазыйфасын  башкаручы Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре  өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче Вәлиева Зөбәйдә Фәһим кызын бәйрәм белән  котладылар, күчтәнәчләр тапшырдылар. Чарада гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы балалар да катнашты. Алар Зөбәйдә апага үз куллары белән ясаган открытка һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар. 

   Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы "Исток – Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль яклау, шәһәр Ветераннар советы, Пенсия фонды, үзәк район хастаханәсе, социаль иминият фонды, "Юность" спорт комплексы, Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге вәкилләре катнашында "өлкән кеше мәнфәгатьләрендә "дигән түгәрәк өстәл узды.

Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2018 нче елның 2 нче октябрендә Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте.

Сарман районы башлыгы Фәрит  Хөснуллин Азалак авылындагы өлкән яшьтәге ялгыз  әбине тәрбиягә алган  гаиләдә  булды,  анда яшәүче  Садвакасова Тәкъсинә апаны 85 яшьлек юбилее белән котлады.

Тукай муниципаль районының "Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары "М. И. Г." отряды волонтерлары һәм "Инклюзив мохит" волонтерларының яшьләр берләшмәсе белән берлектә Теләнче Тамак авылындагы өлкәннәр һәм инвалидлар йорты карамагындагылар янына бардылар. 

Өлкәннәр декадасы кысаларында “Доверие” халыкка хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балалар һәм волонтерлар белән берлектә шәһәребезнең ветераннарына йорт территориясен тәртипкә китерү буенча ярдәм күрсәттеләр. Балалар һәм волонтерлар бердәм көч белән бакчаны һәм йө эчен тәртипкә китерделәр. Чараның максаты булып үсеп килүче буында патриотизм һәм толерантлылык хисләре, игелеклелек, өлкәннәргә карата хөрмәт кебек сыйфаталр тәрбияләү булып торды.

     Эш тизрәк һәм күңеллерәк барсын өчен, өлкәннәр балаларга тормышларыннан кызыклы вакыйгалар, сугыш еллары, үзләренең балачаклары турында сөйләделәр.

     Җыештыру эшләренең ахырында ветераннар үзләренең ярдәмчеләренә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, чәй табынына чакырдылар.

Балалар үткәрелгән чарадан уңай хисләр кичерделәр, һәм киләчәктә өлкәннәргә ешрак ярдәм күрсәтү теләген белдерделәр.

 

 

3 нче октябрь, 2018 нче ел, чәршәмбе

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган “Һәрвакыт яшь күңелле  булып калыгыз” дигән бәйрәм кичәсе булып узды.

Чараның максаты: өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, кайгыртучанлык һәм хөрмәт күрсәтү.

Бу кичәдә өлкән буын социаль хезмәт алучыларны,  өлкәннәр көне белән, 1нче филиал китапханәсе мөдире Фирдая Зиганшина котлады.  “Уч төбен җылытабыз – җыерчыкларларны йомшартабыз” дигән мавыктыргыч, дәртле уеннар белән катнашучыларның кәефләрен  күтәрергә ярдәм итте. Ком белән рәсем  ясау остазы Алинә Хәйруллина, тамашачылар күз алдында, безнең кадерле, яраткан әби - бабайларыбыз турында комнан эчтәлекле рәсемнәр ясады. Моңлы музыка тавышлары астында, эшләнгән ком тамашасы катнашучыларның күңелләренә хуш килде. Бәйрәмне төрле жанрдагы биюләр: брейк – данс,  халык биюләре  бизәде.

Социаль хезмәт алучылар күтәренке кәеф белән кичәне оештыручыларга һәм кунакларга рәхмәт белдерделәр, аларга илһам, иҗади уңышлар теләделәр.

.Чарада 49 кеше катнашты.

2018 елның 3 нче октябрь көнне, “Өлкәннәр көне” уңаеннан, Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф. М. Галимова һәм “Родник”халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге  җитәкчесе урынбасары Г.Н.Шәфигуллина  Лесхоз картлар йортына Теләче районыннан булган өлкәннәрне котлап күчтәнәчләр тапшырдылар.

Өлкән кешеләр кунакларны күтәренке кәеф һәм рәхмәт сүзләре белән озатып калдылар.

Сишәмбе көнне 2 Октябрь 2018, юрисконсультом Винниковой Эльвира әзерләнгән иде һәм үткәрелде белән очрашу яшәүче үзәге социаль адаптация "Маяк» үткәрү кысаларында «түләүсез юридик ярдәм көне".

2018елның 3октябрь көнне район Мәдәният йортында  Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы уздырылды. Әлеге бәйрәм чарасы вакытында “Родник” халыкка социальхезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге  социальпедагогы Хусаинова Л.З. волонтерлар белән берлектә  бу чарада актив катнаштылар. Бәйрәм күрке булып өлкән кешеләрнең кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук әлеге чарада Теләче районының төрле оешмаларыннан килгән җитәкчеләр белән  “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү узды. Өлкәннәр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Бәйрәм соңында бәйрәм кунаклары өчен спектакль күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International