3октябрь көнне Тукай районы социаль яклау бүлегендә озак еллар намуслы хезмәт куйган ветераннарны хөрмәтләделәр.
“Хезмәтегез өчен, булганыгыз өчен без сезгә чын күңелдән рәхмәтле. Озын гомер, саулык-сәламәтлек телибез Сезгә”, - дип ассызыклады социаль яклау бүлеге башлыгы Г.А. Шәфыйкова.
Чәй өстәле артында ветераннар эшләгән елларның кызыклы һәм шатлыклы вакыйгаларын искә төшерделәр.