“Сезнең өчен, безнең Кадерлеләребез!” дип исемләнгән акция, Балтач

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

1-10 нчы октябрь Халыкара өлкәннәр ункөнлеге дип игълан ителү уңаеннан, 2018 нче елның 2 октябрендә Балтач Мәдәният үзәгендә өлкәннәребез өчен чәй табыны һәм бәйрәм концерты булып узды. Шул уңайдан, “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Лилия Зарипова һәм Альмира Газизова җитәкчелеге астында “Волонтер” үзәге активистлары  бәйрәмгә килгән өлкәннәребезне каршы алып, аларга “Наз” хәбәрләре” газетасы белән “Сезнең өчен, безнең Кадерлеләребез!” дип исемләнгән эмблема тараттылар.

3 нче октябрь көнне әлеге акция “Норма-Балтач-Лызи” маршрут автобусында дәвам ителде.  "Наз" Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Альмира Газизова волонтерлар белән берлектә "Чәчәкләр сезнең өчен, безнең кадерлеләребез" дип исемләнгән акция астында өлкәннәребезне бәйрәм белән котладылар һәм чәчәкләр тараттылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International