“Шәфкатьлелек почтасы” акциясе

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

2018 елның 3 октябрендә “Шәфкатьлелек почтасы” акциясе кысаларында “Изгелек” белгечләре өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә карамакта торучы  Хәкимова Разия Хәким кызын туган көне белән котладылар. Чарада гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы мөмкинлеге чикле бала да катнашты. Ул Разия апага үз куллары белән ясаган открытка тапшырды. Өлкәннәр өчен мондый открыткаларны инвалид балалар “Син ялгыз түгел” клубында күңел җылыларын салып эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International