ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

4 октябрь көнне Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белгечләре балалар белән берлектә картлар көненә багышлап уз куллары белән газета  ясадылар һәм  Яр Чаллы шәһәреннән Тукай  районы авылларына йөрүче автобусларга урнаштырдылар.

      Тәрбияче Мубаракова Э.В. инициативасы буенча көзге табигатькә экскурсия оештырылды.  Экскурсиянен максаты агачларны, усемлекләрне аерырга өйрәту , табигатьтәге үзгәрешләр белән таныштыру иде .

4 октябрь 2018 ел, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат йортында үтте.

Шушы көннәрдә " Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Балалар шәһәр китапханәсендә булдылар, анда балалар өчен бөек рус полководец Александр Суворовның батырлыгы мисалында хәрби тарих дәресе үткәрделәр. Балаларга үзләренең хәрби хезмәте өчен хәрби генийларның 60тан артык сугыш отуы турында сөйләделәр. Балалар Александр Васильевич Суворов солдатларның әтиләре кебек кайгыртуын белделәр, алар өчен прусс мундирлары алыштырган практик униформа эшләп, солдатларны тәрбияләү Уставын һәм кагыйдәләрен камилләштереп алдылар. "Суворов тормышы-ул безгә дәрес. Дөрес һәм кыю дип әйтә алабыз Суворова берсе величайших полководцев, ул бурычлы иде уңыш бер генә үзенең гению. Сирәк сизгерлек һәм уңыш безнең полководецны беркайчан да үзгәртмәде һәм кырлардагы даими җиңүләргә утыз ел тулмады», - дип уртаклашты приют тәрбиячеләре Рәисә Алпыспаева һәм Алсу Исмәгыйлева.

“Исток- Башлангыч”  халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү учреңдениясенең  хезмәтләреннән файданаланучы Әхмәдиева Муслимә апаның йортында олкәннәр ункөннеге уңаеннан чәй табаны әзерләнде.

3 октябрь көнне  Сарман районы “Шәфкатъ”  үзәгендә пожар вакытында  эш итү буенча Сарман районы буенча янгыннан саклау 131 булеге,  газ оешмасы, Сарман электр челтәре булеге , район узәк хастахәнә хезмәткәрләре белән күмәк тренировка узды. “Шәфкатъ”  үзәге хезмәткәрләре пожар вакытында эвакуация алымнарын кабатладылар.

Азнакай муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт курсәтү үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “ОМЕТ” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырылды.

2018 елның 4 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлназ Сафина һәм «Богородский рай «халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» директоры Наталья Зиннәтова штп. Куйбышев Затонда  ялгыз пенсионер Вәлимөхәмәтова Мәфрүзә Мулламөхәмәт кызын тәрбияләүче Хәйдәровлар гаиләсендә булдылар.

4 нче октябрь, 2018нче ел, чәршәмбе

  “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  Халыкара өлкән буын кешеләренә хөрмәт, кайгыртучанлык күрсәтү максаты белән  тантаналы чара- ветераннарны хөрмәтләү булды.

    Тантаналы чарага  коллективта эшләп, лаеклы ялга киткән ветераннар һәм өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар чакырылган иде. Үзәк администрациясе ветераннарны һәм  социаль хезмәт алучыларны котлап, рәхмәт сүзләрен җиткерде.  Аларның хезмәте, яшәү рәвеше яшь буынга үрнәк булуын азсызыклап узды.  ШМҮ«Эврика»  иҗат коллективы катнашында концерт - күңел ачу программасы дәртләндерүче музыкаль бүләк булды.  Кунакларны өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларның  декоратив – гамәли иҗатының кул эшләнмәләре күргәзмәсе кызыксындырды.

Ветераннар өчен бәйрәм табыны оештырылды.  Тантаналы чара бик күңелле һәм җылы, дустанә атмосферада узды.

Чарада 59 кеше катнашты.

    .

Ел саен 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу мәрхәмәтле һәм игелекле көндә без әти-әниләргә, әби-бабайларга аеруча игътибар күрсәтәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International