Сарман районы «Шәфкатъ” үзәгендә «Балаң турында исеңә төшер. Алиментыңны түлә» акциясен дәвам итеп…

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Алимент түләү мәсьәләсен бик күпләр һәрвакыт кына тыныч юл белән  хәл итә алмыйлар. Кызганычка каршы, мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен дәүләт ярдәме кирәк була.

   2 октябрь көнне  иртәнге сәгат 9.00 да  “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең  актлар залында,  комиссия тарафыннан балигъ  булмаган балаларына  алимент түләтү мәсьәләсендә проблемалары булган гражданнарның  биш  мөрәҗәгате  каралды.

   Һәр сорау үзенчәлекле һәм алар тормыш ситуациясенә карап индивидуаль якын килеп тикшерелде. Гражданнарга комиссия тарафыннан киләсе айдагы утырышка кадәрге чорда кыенлыктан чыгуның  мөмкин  булган юллары  тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International