Акциялар «Чиста ишегалды» һәм «Чиста тәрәзәләр»

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Өлкән кеше көне -  якты һәм игелекле бәйрәм, бу без әти-әниләребезне, әби-бабайларны аерым игътибар белән искә алу. Бу бәйрәм-җәмгыятьнең өлкән буынга карата хөрмәт, ихтирам һәм ярату билгесе.

Өлкәннәр декадасында да «Гармония» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Чиста ишегалды» һәм «Чиста тәрәзәләр» хәйрия акцияләре үткәрелә.

Акция кысаларында социаль хезмәткәрләре өлкәннәргә өйләрендә ямь һәм чисталык булдырырга, йортны  кышка әзерләргә ярдәм итәләр, шулай ук йорт яны территорияләрен китерәләр.

Бу акциянең максаты өлкән яшьтәге кешеләргә карата кайгырту һәм хөрмәт күрсәтү – ди социаль эш буенча белгеч Ирина Киргизова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International