2018 елның 28 сентябрь көнне Казан шәһәрендә “Минем еллар – минем байлык” конкурс-фестиваленең финалы узды.
Безнең Мөслим картлар һәм инвалидлар йорт-интернаты да фестивальның финал этапында ике номинацияда катнашты: кашыкчылар ансамбле “Калинушка” вокал номинациясендә һәм Людмила Викторовна Махнева нәфис сүз номинациясендә катнаштылар. Өлкәннәрнең ике чыгышлары да кайнар алкышлар белән кабул ителде, ә Людмила Викторовна башкаруындагы Константин Симоновның “Көт мине” шигыре 2 нче урын яулады һәм Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин иту һәм социаль яклау министрлыгының министр урынбасары Адреева Юлия Ивановна кулыннан диплом белән кыйммәтле буләккә лаек булды. Барлык катнашушыларга шулай ук “Пятерочка” кибет челтәреннән сертификат бирелде.
Людмила Викторовнаны һәм кашыкчылар ансамблен чын куңелдән котлыйбыз, киләчәктә зурдан зур уңышлар телибез!!!