Волонтерлар белән очрашу

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында ел саен октябрь башында өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрелә.4 нче октябрь көнне интернат-йортта МОВ «Инклюзив мөхит» вәкиле А. У. Хаҗиев hәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы «Шәфкать «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары А. З. Сәлимова, Р. Ф. Шакирова булдылар. Викториналар, шахмат-шашка турниры, дартц буенча ярышлар үткәрелде, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм ахырында кунаклар барлык яшәүчеләргә тәм-томнар тараттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International