Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында - Әлмәт ветераннар советы кунакта.
Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен балалар интернат йорты "Шәфкатьлелек" бүлегендә «Көзге яфраклар» темасына арт-терапия әвәләү дәресе.
2018 елның 12 нче октябрендә «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернаты»ның "Шәфкатьлелек" бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. җитәкчелегендә “Көзге яфраклар” ясау буенча әвәләү шөгыле үткәрелде.Дәрестә 5 бала катнашты
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында кыягаздан роза чәчәкләре ясау технологиясе буенча дәрес уздырылды.
12 октябрь 2018 ел, җомга
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә танып – белү сәгате“Игътибар:терроризм!Куркынычсызлык мәктәбе” үтте.
«Балаларга көч кулланмау» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова 1 нче социаль участокта «Хәзерге җәмгыятьтә көч куллану проблемасы» дип исемләнгән тренинг үткәрде.
Тренинг балигъ булмаганнар арасында көч куллану тәртибен кисәтүгә юнәлдерелгән. Тренингның төп бурычлары - көч куллану сәбәпләре килеп чыгу белән таныштыру; көч куллану һәм рәхимсезлек арасындагы аермаларны күрсәтү.
12 октябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең «Гнездышко» приютында музыкатерапия ысулын актив кулланып дәрес үткәрелде “Карл Орф җыелмасыннан музыка коралларында уеннар”.
Бөтендөнья күрү көне
2018 елның 12 октябре
Октябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелүче Бөтендөнья күрү көне кысаларында Яңа Чишмә интернат-йортында шәфкать туташы Шилова О. А күз авыруларын кисәтүгә юнәлдерелгән агарту һәм профилактика чаралары оештырды. Ольга Александровна тормыш эшчәнлегенең катлаулы булмаган кагыйдәләре турында сөйләде, күз өчен гимнастика ясарга өйрәтте, теләгән һәркемгә күз эчендәге кан басымын үлчәде.
Интернетта куркынычсызлык - хәзерге вакытның бик мөһим проблемасы. Интернетка чыгу мөмкинлеге арта. Балалар – иң неискушенные кулланучылар. Шуңа күрә интернет челтәрендә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү-яңа бурыч барлыкка килде.
«Туган як» акциясе
2018 елның 12 октябре
Кичә Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр ел саен үткәрелә торган «Туган як» акциясе кысаларында Кр.Октябрь авылында яшәүче якташлары һәм туганнары янына бардылар. Надежда Колесникова һәм Хәлил Мортазин кече ватаннарына юл тотты. Очрашу авыл китапханәсендә узды, китапханәче Валентина Ембахтова очрашуга авылдашларын чакырып, чәй өстәле оештырды. Шулай ук әлеге акциядән элегрәк интернат-йортның социаль хезмәт алучы Якимов Виктор да файдаланган иде. Ул Алексеевскида туганнары белән очрашты. Өлкәннәр игътибар һәм кунакчыллыктан бик канәгать калдылар, бу сәфәрләрне оештырган һәркемгә рәхмәт белдерделәр.