Өлкәннәребез Минабутдинова Оксана белән кыягаздан чәчәкләр ясарга өйрәнделәр. Чәчәкләрдән матур композиция ясадылар. Әлеге технология өлкәннәрне матурлык дөньясына алып кереп китә. Бу шөгыль өлкәннәребез арасында дуслык, бер-берең белән аралашу булып тора, чәчәкләрнең матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәтә.