ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2018 ел
җомга
Шушы көннәрдә социаль приютында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш", кече яшьтәге төркемендә, программасы буенча "Академиясе домоводства» үткәрелде дәрес "Бисероплетение". Дәрес башында сюрприз мизгел булды, ул шунда торды: «Безнең Кечкенә курчаклар бик усал, чөнки аларга күптән беркем дә берни бүләк итмәде». Сабыйлар шунда ук кызыксыну барлыкка килде, күз кабынды. Хәтта иң кечкенә өч яшьләребез дә үрү белән шөгыльләнделәр, алдан эшләнгән тишек белән миләш җиләкләре ялладылар. Дәресне сагынырга вакыт юк иде, барлык балалар да тырышып эшләделәр! Балалар үзләренең соңгы нәтиҗәләрен күргәч, куклаларга " бижутерия» биргәч, күпме шатлык һәм куаныч булды. "Бисер белән дәрес кечкенә уйланылмаган куллар өчен файдалы һәм аңлаешлы. Бисердан ясалган эшләнмәләр хәтта неумелых кулларда һәрвакыт күренә якты, эффектно. Файдасы турында әлеге мавыктыргыч процесс һәм сөйләргә туры килми. Чөнки мондый дәресләр тынычландыра, хыялларны үстерә, игътибарны арттыра, вак моториканы үстерә, хәрәкәтләрне координацияли, ләкин иң мөһиме, балаларда мондый дәресләрдә кәеф яхшы», - дип саный тәрбияче Марина Николаева.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләрдән файданалучылар очен компьютер белән эш ойрәту буенча шәхси дәресләр уздырылды.

8 нче октябрьдә Чирмешән карталар йортында яшәүчеләр социаль эшләр буенча белгеч М.Пуль һәм психолог-тәрбияче Г.Шәрифуллина белән берлектә “ Гаҗәеп табигать иле” нә урманга көзге экскурсиягә бардылар.

Экскурсия барышында безнең картлар йортында яшәүчеләр гөмбә,файдалы үләннәр, яфраклар җыйдылар, әйләнә-тирә дөнья белән хозурландылар. Урманда йөрегәндә табигать, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштек.Экскурсиядән барысы да канәгать калдылар.

2018 елның 11октябрендә “Социаль туризм” программасы кысаларында Балтач муниципаль районындагы “Наз” Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр Чепья авылында урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеенда сәяхәттә булып кайттылар.

2018 елның 11 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина Зур Лызи 1нче өлеш авылында тәрбиядә яшәүче Идея Николаевна Жилинаны 81 яшьлек гомер бәйрәме һәм өлкәннәр көне белән котладылар.


11
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» нда  Казан шәһәреннән иҗади яшьләр десанты, «Мин - яхшылык иҗат итүче» проекты кысаларында ирекле миссия башкарды

           Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль  хезмәт күрсәтү Үзәгендә ,сәламәтлекләре чикле булган бала лар тәрбияләүче әниләр өчен,  “Ачык йөрәкләр” программасын тормышка ашыру дәвам итә.

Шатлык” дуэты «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш» та

Узган чәршәмбе, 10 октябрь көнне, Өлкәннәр көненә багышланган ункөнлекне йомгаклап, «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш» та чираттагы әдәби-музыкаль кичә узды. Кунаклар – Гардиев Рифкәт Гәрәйхан улы һәм Солдатова Валентина Георгий кызы.

Валентина Солдатова - "Филантроп" халыкара конкурсының "Автор җыры" номинациясе  дипломанты, автор-башкаручы, актив җәмәгать эшчәнлеге алып баручы, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә махсус бию түгәрәкләре ачып, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең тормышына яңа сулыш өрүче, җирле масса күләм мәгълүмат чарасы “Мечтатель” исемле альманахның баш редакторы.

Гардиев Рифкать Гәрәйхан улы - Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасы филиалы Чистай җирле оешмасы рәисе, актив җәмәгать эшчәнлеге алып баручы, халыкка социаль ярдәм күрсәтүне оештыруда күп өлеш кертүче, бихисап мактаулы исемнәргә лаек кеше.

“Шатлык” исемен йөртүче әлеге дуэт интернатта көтеп алынган кунаклар. Алар һәрдаим биредә тәрбияләнүчеләр белән аралашып тора, бәqрәм саен үз чыгышлары белән сөендерә. Бүген дә алар соңгы елларда нинди уңышка ирешүләре турында уртаклаштылар, алган җиңүләре, шатлыклары белән үзләре кебек  үк физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән бүлештеләр. Тамаша кылучыларны бигрәк тә "Филантроп" халыкара конкурсы кызыксындырды.  Конкурс ике елга бер тапкыр уздырыла. Бу барлык җәмәгать көчләрен дә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне яклауга чакыручы киң күләмле хәйрия проекты. Аны оештыручылар булып Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте һәм "Филантроп" коммерцияви булмаган фонд тора. Премияләр мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге аеруча зур казанышлар өчен бирелә. Валентина Солдатова, Гардиев Рифкат  “Филантроп - 2018” хореография номинациясе дипломантлары. “Шатлык” дуэты башкаруындагы бүгенге биюләрне дә залдагы утыручы һәр кеше тын да алмыйча күзәтте. Бу чыгышлар чын мәгънәсендә могҗизага тиң.

Кичә уртак фотосурәт һәм кунакларыбыз исеменә яңгыраган алкышлыр, матур теләкләр белән йомгакланды.

Пәнҗешәмбе көнне 11.10.2018 социаль хезмәткәр Ризатдинова Елена һәм психолог Бадыгина Аза үткәрделәр чара бер циклы " Терапия красотой». Чараның максаты-уңай эмоцияләр җитмәүне торгызу һәм яшәүче психоэмоциональ халәтне гармонизацияләү.

Көзге чибәркәй

 

 “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениясендә 11 нче октябрьдә  инвалид балалар  белән педагоглар өчен тәрбияче Савайтан Н.В. ачык дәрес уздырды. Балалар нинди ел фасылы булуны искә  төшерделәр, коелган яфракларнын агач исемнәрен атадылар, геометрик фигуралар белән чагыштырдылар. Мамыклы таякчыклар белән сары коела торган яфракларны ясадылар. Искиткеч каен урманчыгы барлыкка килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International