Бөтендөнья күрү көне
2018 елның 12 октябре
Октябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелүче Бөтендөнья күрү көне кысаларында Яңа Чишмә интернат-йортында шәфкать туташы Шилова О. А күз авыруларын кисәтүгә юнәлдерелгән агарту һәм профилактика чаралары оештырды. Ольга Александровна тормыш эшчәнлегенең катлаулы булмаган кагыйдәләре турында сөйләде, күз өчен гимнастика ясарга өйрәтте, теләгән һәркемгә күз эчендәге кан басымын үлчәде.