Интернетта куркынычсызлык - хәзерге вакытның бик мөһим проблемасы. Интернетка чыгу мөмкинлеге арта. Балалар – иң неискушенные кулланучылар. Шуңа күрә интернет челтәрендә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү-яңа бурыч барлыкка килде. Азнакай «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль участокта профилактик эш үткәрү кысаларында Кәкре Елга авылы мәктәбе укучылары белән «Интернет һәм куркынычсызлык» дигән төркемле дәрес уздырганнар. Интернет челтәрендә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге һәм нинди проблемалар килеп чыгарга мөмкин икәнлеге турында социаль педагог Шәехова Г. А. сөйләде. Балалар төп кагыйдәне интернетка шәхси мәгълүматны урнаштырмаска, таныш булмаган кешеләр җибәргән файллар ачарга ярамый, чөнки аларда «агрессив» эчтәлектәге вируслар яки фото һәм видео булырга мөмкин булуын узләштерделәр. Чара ахырында буклетлар таратылды.