12 октябрь көнне “Туган як” программасы нигезендә Җәлил картлар һәм инвалидлар йортына өлкәннәр көне уңаеннан Самойлов В.И. җитәкчелеге астында Әлмәт ветераннар советы кунакка килде. Олыгайган көндә районнан читтә яшәүчеләрне дә онытмыйлар. Күчтәнәчләр белән килгән әлмәтлеләрне район өчен өлеш керткән мөхтәрәм затлар ачык йөз белән каршы алдылар. Күрсәтелгән концерттан бик канәгать булып калдылар.