«Туган як» акциясе
2018 елның 12 октябре
Кичә Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр ел саен үткәрелә торган «Туган як» акциясе кысаларында Кр.Октябрь авылында яшәүче якташлары һәм туганнары янына бардылар. Надежда Колесникова һәм Хәлил Мортазин кече ватаннарына юл тотты. Очрашу авыл китапханәсендә узды, китапханәче Валентина Ембахтова очрашуга авылдашларын чакырып, чәй өстәле оештырды. Шулай ук әлеге акциядән элегрәк интернат-йортның социаль хезмәт алучы Якимов Виктор да файдаланган иде. Ул Алексеевскида туганнары белән очрашты. Өлкәннәр игътибар һәм кунакчыллыктан бик канәгать калдылар, бу сәфәрләрне оештырган һәркемгә рәхмәт белдерделәр.