2018 елның 12 нче октябрендә «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернаты»ның “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. җитәкчелегендә “Көзге яфраклар” ясау буенча әвәләү шөгыле үткәрелде.Дәрестә 5 бала катнашты.
Шөгылнең максаты: көзге агачларның үзенчәлекләре белән таныштыру; табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү; пластилиннан көзге яфракларны әвәләргә өйрәтү; әвәләү процессында балаларда пөхтәлек; әйләнә – тирә юньгә игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.
Балалар әвәләү шөгылен аеруча яраталар. Аларда үз куллары белән пластилиннан яфрак ясау зур кызыксыну уятты. Шөгыль барышында балалар табигатьнең көз көне ничек үзгәрүе, агачлар, яфраклар турында сөйләштеләр, пластилинның төрле төсләрен кушып үзләре яфраклар әвәләделәр. Һәммәсе эшне иҗади якын килеп башкарырга тырышты. Шөгыль бик күңелле һәм мавыктыргыч узды. Балалар канәгать калдылар.