Музыкаль авазлар

2018 елның 12 октябре, җомга

12 октябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең «Гнездышко» приютында музыкатерапия ысулын актив кулланып дәрес үткәрелде “Карл Орф җыелмасыннан музыка коралларында уеннар”. Бу ысул арт-терапиянең бер төре булып тора. Ул яңа уңай җайланмалар һәм үз-үзеңне тоту формаларын үзләштерү, коммуникатив функцияләрне коррекцияләү өчен кулланыла.

Дәрес «Бармаклар» дигән кереш күнегү белән башланып китте, аның нәтиҗәсендә группада булган лидерларны ачыкларга мөмкин. Катнашучылар арасында импровизацияләнгән оркестр булдырылды, музыкантлар сайлап алынды, дирижер роле лидерга эләкте. Оркестрның бурычы сайлап алынган музыкаль уен кораллары, тиешле партияләр, рольләр ярдәмендә төрле музыкаль композицияләрне (халык җырлары һәм биюләре) уйнап күрсәтү, импровизацияләү. Балалар зур энтузиазм белән эшкә тотындылар һәм уйный-уйный яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Дәреснең вакыты сизелмичә үтеп китте, һәм балалар бу тәҗрибәне кабатларга теләк белдерделәр.

Мондый төр чаралар балаларның яшьтәшләре арасында үз-үзеңне бәяләү, адаптация һәм балалар коллективын берләштерүгә ярдәм итә. Музыка чын мәгънәсендә күңелләребезгә тынычлык, гармония кертеп, стрессларны һәм тискәре эмоцияләрне төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International