«Гармония» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкәннәр һәм инвалидлар иҗаты һәм аралашуы өчен «Рукодельница» клубы оештырылган.
Мамадыш шәһәре ветераннар хоры Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында еш булалар.
2018 елның октябрендә “Газизуллин исемендәге Югары Арбаш урта мәктэбендә”, “Ата-аналар университеты” технологиясе кысаларында “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Гарәфетдинова Эльмира һэм Мифтахова Гөлия“Компьютерга бәйлелекнең- уңай һәм тискәре яклары” дигән темага лекция сөйләделәр.
Чараның максаты: балаларга компьютерныөй шартларында уку-укыту эшлэре вакытында кирәкле мәгълүмат алу өчен куллануны аңлату.Балалар белән компьютерга бәйлелеккә китергән сәбәпләрне барлау.Чарада 12 яшүсмер катнашты.
Бала компьютерда утырып вакытын гына сарыф итми,шул ук вакытта иптәшләре белән аралашудан да мәхрүм кала,спорт белән шөгыльләнә алмый,үзенең сәламәтлеген бетерә,саф һавада йөрүне оныта.
Кайгыртучан әти-әнигә бу очракта нишләргә соң: “тимер иптәш” белән аралашуны “тыяргамы” әллә “рөхсәт итергәме”?
Бөтен чиргә дә дәва булмаган кебек,бу сорауга да төгәл җавап табып булмый.Шуңа күрә компьютер белән шөгыльләнүнең “уңай” һәм “тискәре” якларын аңларга омтылырга кирәк.
2018 елның 12 октябрында, “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм юристы, Лубян авылында яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучы Наумова Надежад Александр кызы белән “Мобиль бригада” технологиясе буенча очрашу оештырдылар.
Собибор лагерында булган күтәрелеш
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру кысасында 15нче октябрьдә тәрбияче Борисова А.В. 15инвалид бала өчен “Собибор лагерында булган күтәрелеш» исемле тематик чара уздырды. Балалар 1943нче елда немец концлагерында тоткынныр оештырган күтәрелеш турында белделәр. Кызганычка каршы исән калучылар саны бары 53 кеше иде.
"Апрель" реабилитация үзәгендә белгечләр балалары реабилитация үткән әти-әниләр өчен консультация ясадылар.
“Гаилә кыйммәтләрен формалаштыру” технологиясе кысаларында, 2018 нче елның 12 нче октябрендә Балтач гомуми урта белем мәктәбендә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Минем гаиләм” дип исемләнгән чара үткәрде.
Л. Н. Толстой иҗаты буенча әдәби сәяхәт
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру кысасында 12нче октябрьдә тәрбияче Уламасова А.В. 38 инвалид бала һәм 8 ата-ана өчен “Л. Н. Толстой иҗаты буенча әдәби сәяхәт» исемле интеллектуаль чара үткәрде. Балалар язучының әсәрләрен искә төшерделәр, уеннарда катнаштылар.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Элки муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре" Игелек һәм хөрмәт көне»дигән акция уздырдылар.
Кешенең яшәеше аның әйләнә-тирә мохитенә бәйле, ул, үз чиратында, бик күп куркынычлар белән тулган. Тормыш иминлеге проблемасы бөтен дөньяда таныла һәм хәл итүне таләп итә торган иң мөһим проблемаларның берсе булып санала. Һәр кеше, һәм өлкәннәр, һәм бала теләсә кайсы вакытта гадәттән тыш хәл белән очрашырга мөмкин.
Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында 12.10.2018 елның 10 нчы номерлы коррекция мәктәбе укучылары белән «Көнкүрештә һәм урамда балаларның тормыш иминлеге нигезләре» дигән темага чара үткәрелде. Белгечләр тарафыннан куелган «Өйдә иминлекне саклау» темасына балаларның белемнәрен гомумиләштерү, үз сәламәтлекләрен саклау һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру бурычлары тулы күләмдә башкарылды.