ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында  өлкәннәр өчен ял кичәсе оештырылды. Катнашучылар чын күнелдән аралашу,күңелләрен  күтәрү өчен җыелдылар.

  22 ноябрь  2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Пучы китапханә хезмәткәрләре викторина оештырачак.

Хәзерге вакытта Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 160 өлкән кешегә 22 социаль  хезмәткәр социаль хезмәт курсәтә. 22 ноябрь конне  халыкка социаль хезмәт курсәту узәге бинасында, социаль хезмэткәрләрнең гомуми җыелышы узды. Җыелышта социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Муртазин Н.А., баш хисапчы Мугтасимова Д.Ш., кадрлар буенча белгеч, профком рәисе Хайруллина А.И., булек мөдире Шәйхетдинова Ф.Р. чыгыш ясадылар. Социаль хезмәткәрләрнен 10 ай эш дәверенә  анализ ясалды,   профком мөдире дә шулай ук  эш дәверенә отчет ясады, коллектив килешүендәге  яналыклар белән таныштырды,  социаль хезмәткәрләрнең алга таба нәтиҗәле эшенә максатлар куелды. Җыелыш ахырында коллективның ир-атлары үз хезмәткәрләрен Әниләр көне белән котлады һәм йорт чәчәкләре бүләк итте.

   ТАСС оешуга 100 ел тулу һәм «Ныклы гаилә» программасы кысаларында «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты»нда  «Минем кече Ватаным-Танайка авылы» дигән туган якны өйрәнү сәгате узды.

22 нче ноябрь 2018 нче ел,  пәнҗешәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова, 1 нче китапханә филиалы белгече Гөлназ Фардиева белән берлектә, социаль хезмәт алучылар катнашында Әниләр көненә багышланган әдәби – музыкаль кичә уздырдылар.

Чараның максаты: республикада хәйрия культурасын үстерү, үзешчән сәнгатьнең төрле жанрлары аша үз әниләренә мәхәббәт, рәхмәт хисләре тәрбияләү иде.

Оештыручылар социаль хезмәт алучыларның иҗади потенциалын, сәләтләрен тормышка ашыру өчен кирәкле шарт булдырдылар. Кичә барышында катнашучылар күңел ачу уеннарында, төрле конкурсларда актив катнаштылар һәм җиңүчеләр татлы призлар белән бүләкләнделәр.  Кичәдә Әниләргә карата мәһәббәт тойгыларына багышлап җырлар, шигырьләр яңгырады.  Фигуралы вальс, татар биюе белән чыгыш ясаучылар башкаларны да биюгә чакырдылар. Катнашучылар бу чарада үз ихтыяҗларын канәгатьләндерделәр. Алар социаль хезмәттәшлек һәм ял итү буенча уңай тәҗрибә алдылар. Талантлы социаль хезмәт алучыларның декоратив – гамәли иҗат күргәзмәсе белән залны бизәү  традициягә әйләнде.

Чарада 22 кеше катнашты.

Зәй муниципаль районындагы "Радость"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәгендә  "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе” эшчәнлеген дәвам итә.

Үзәк базасында психологлар ДБУ социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе " Гармония» волонтерлары белән берлектә Мау урта мәктәбе № 4 иде организованна акция багышланган әлеге искиткеч бәйрәм. Акция барышында урамда һәм бинада хатын-кызлар иде розданы балалар ясаган открыткалар, состоящие бу социаль ярдәм күрсәтү бүлегенә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү.

Терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль педагоглар Ольга Тугашова һәм Олеся Мингазетдинова 11 нче санлы социаль участокта күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдән 14-12 яшьлек балалар өчен «Игелек территориясе» дип исемләнгән тренинг дәресе уздырдылар.


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган 18 яше тулмаган яшусмер балалар белән рәсем конкурсы узды.

2018 елның 17 ноябрь көнендэ Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Державина Екатерина Ивановнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Екатерина апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International