Әниләр көне - ул искиткеч, дулкынландыргыч бәйрәм, ул үзенең килүе белән һәрберебезнең тормышында иң төп кеше – әни булуын искә төшерә. Нәкъ менә әни яңа тормыш бирә. Әни шәфкатьле, назлы һәм кайгыртучан. 2018 елның 22 ноябрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә «Тату гаилә» исемле гаилә белән аралашу клубы кысаларында "Үзебез яраткан" дигән темага дәрес узды. Белгечләр кирәкле продукция белән импровизацияләнгән салон әзерләделәр. Чара ахырында әниләргә җиңел макияж ясалды һәм Әниләр көнен бәйрәм итү уңаеннан бүлмә гөлләре тапшырылды.