Социаль хезмәткәрләрнең гомуми җыелышы

2018 елның 23 ноябре, җомга

Хәзерге вакытта Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 160 өлкән кешегә 22 социаль  хезмәткәр социаль хезмәт курсәтә. 22 ноябрь конне  халыкка социаль хезмәт курсәту узәге бинасында, социаль хезмэткәрләрнең гомуми җыелышы узды. Җыелышта социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Муртазин Н.А., баш хисапчы Мугтасимова Д.Ш., кадрлар буенча белгеч, профком рәисе Хайруллина А.И., булек мөдире Шәйхетдинова Ф.Р. чыгыш ясадылар. Социаль хезмәткәрләрнен 10 ай эш дәверенә  анализ ясалды,   профком мөдире дә шулай ук  эш дәверенә отчет ясады, коллектив килешүендәге  яналыклар белән таныштырды,  социаль хезмәткәрләрнең алга таба нәтиҗәле эшенә максатлар куелды. Җыелыш ахырында коллективның ир-атлары үз хезмәткәрләрен Әниләр көне белән котлады һәм йорт чәчәкләре бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International