"#Юмартсишәмбе" хәйрия кампаниясе һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Әниләр көненә багышланган әдәби – музыкаль кичә.

2018 елның 23 ноябре, җомга

22 нче ноябрь 2018 нче ел,  пәнҗешәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова, 1 нче китапханә филиалы белгече Гөлназ Фардиева белән берлектә, социаль хезмәт алучылар катнашында Әниләр көненә багышланган әдәби – музыкаль кичә уздырдылар.

Чараның максаты: республикада хәйрия культурасын үстерү, үзешчән сәнгатьнең төрле жанрлары аша үз әниләренә мәхәббәт, рәхмәт хисләре тәрбияләү иде.

Оештыручылар социаль хезмәт алучыларның иҗади потенциалын, сәләтләрен тормышка ашыру өчен кирәкле шарт булдырдылар. Кичә барышында катнашучылар күңел ачу уеннарында, төрле конкурсларда актив катнаштылар һәм җиңүчеләр татлы призлар белән бүләкләнделәр.  Кичәдә Әниләргә карата мәһәббәт тойгыларына багышлап җырлар, шигырьләр яңгырады.  Фигуралы вальс, татар биюе белән чыгыш ясаучылар башкаларны да биюгә чакырдылар. Катнашучылар бу чарада үз ихтыяҗларын канәгатьләндерделәр. Алар социаль хезмәттәшлек һәм ял итү буенча уңай тәҗрибә алдылар. Талантлы социаль хезмәт алучыларның декоратив – гамәли иҗат күргәзмәсе белән залны бизәү  традициягә әйләнде.

Чарада 22 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International