Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында ял кичәсе
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында өлкәннәр өчен ял кичәсе оештырылды. Катнашучылар чын күнелдән аралашу,күңелләрен күтәрү өчен җыелдылар. Чәй табыны артында үзләренең бала чакларын искә төшерделәр. Такмаклар әйтештеләр, мәкальләр һәм әйтемнәр буенча белемнәрен сынадылар.
Мондый кичәләр бертөрле тормышларын төрләндереп җибәрә. Катнашучылар фикеренчә, мондый кичәләрдән соң күңелләре сафлана, йөрәкләре йомшара , аңнары яктыра.