ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

«Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтүдә мәгълүмати иминлекне булдыру технологияләре»н тормышка ашыру кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Ольга Тугашова 11 нче санлы социаль участокта (Сухарево бистәсе) Мин интернетта куркынычсыз эш турында нәрсә беләм? дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: Интернет челтәрендә һәм мобиль элемтә челтәрендә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип кагыйдәләре, хокукка каршы көрәшләрдән саклану ысуллары турында яшүсмерләрнең белемнәрен ныгыту.

 20 ел рәттән ноябрьнең соңгы якшәмбесендә әниләрне котлыйлар, аларга бүләкләр бирәләр. Ә быел Россия халкы әниләр көнен 2018 нче елның  25 нче ноябрендә билгеләп утте. 

             Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова 23 нче ноябрь көнне "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында «Иң яраткан әнием" дигән чара уздырды.

Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында "Әни+бәби" клубы кысаларында 2018 нче елның 22 нче ноябрендә "Веста" Үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында күңел ачу чарасы үткәрелде.

 

2018 елның 23 ноябре 

         Әниләр көне - ул искиткеч дулкынландыргыч бәйрәм, ул үзенең килүе белән һәрберебезнең тормышында иң төп кеше-әни булуын искә төшерә. Нәкъ менә әни яңа тормыш башлануын бирә. Әни шәфкатьле, назлы һәм кайгыртучан.  Яңа Чишмә интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Мостафина Гүзәлия һәм шәфкать туташы Черняк Елена «Әниләр көне» оештырдылар. «Өлкәннәр өчен кулинария» технологиясендә әбиләр белән балык салаты әзерләделәр һәм бәйрәм табыны артына чәйгә башкаларны да чакырдылар. Бәйрәм куңелле, рәхәт килеп чыкты һәм, һичшиксез, ул барысына да ошады

«Веста» Үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен йомшак уенчыклар «#Юмарт-сишәмбе» Бөтендөнья хәйрия көне кысаларында Түбән Кама педагогия көллияте иреклеләре, хәйриячелеккә өндәп һәм ярдәм итәргә теләк белдереп канцтоварлар, уенчыклар, китаплар җыйдылар.

 

“#Юмарт сишәмбе” Хәйриячелекне үстерү буенча иҗтимагый инициатива кысаларында 2018 нче елелның 21 нче ноябрендә “Веста” Үзәгенең социаль педагоглары Ольга Тугашова һәм Олеся Мингазетдинова «Игелек боҗрасы» мәгълүмати компаниясе үткәрделәр.

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда “Көзге бал”

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”  “Без сәнгатьле халык” район күләм бәйгесендә катнашты

      Әниләр көненә һәм Татарстан Республикасында «Ныклы гаилә» федераль партия проекты чараларын тормышка ашыруга багышланган чаралар кысаларында 2018 елның 23 ноябрендә Алабугада күп балалы гаиләләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр, Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Сөнгатуллина З. Х. һәм Алабуга «Мәрхәмәт-Милосердие»хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән икенче тематик очрашу узды.  Әлеге очрашуга 6 гаилә, шәһәрнең социаль оешмалары, мәгариф һәм сәламәтлек саклау оешмалары, «Игелек планетасы» яшьләр һәм инвалид балалар иҗтимагый оешмасы вәкилләре һ. б. чакырылган иде. Гаиләләр белән чәй табыны артында аларны борчыган мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алыштылар. Россиядә, республикада һәм безнең шәһәрдә гамәлгә ашырыла торган Россия Президентының гаилә тормышын яхшырту буенча башлангычлары, социаль ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Элек очрашуларда гаиләләр күтәргән мәсьәләләр буенча куелган бурычларны үтәү буенча нәтиҗәләр ясалды. Чакырылган әниләр, әлбәттә, яңа сораулар да бирделәр, компетентлы затлар белән актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкинлек бирүче очрашулар үткәрүнең мөһимлеген билгеләделәр.

Әниләр көне - ул искиткеч, дулкынландыргыч бәйрәм, ул үзенең килүе белән һәрберебезнең тормышында иң төп кеше – әни булуын искә төшерә. Нәкъ менә әни яңа тормыш бирә. Әни шәфкатьле, назлы һәм кайгыртучан. 2018 елның 22 ноябрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә «Тату гаилә»  исемле гаилә белән аралашу клубы кысаларында "Үзебез яраткан" дигән темага дәрес узды. Белгечләр кирәкле продукция белән импровизацияләнгән салон әзерләделәр. Чара ахырында әниләргә җиңел макияж ясалды һәм Әниләр көнен бәйрәм итү уңаеннан бүлмә гөлләре  тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International