Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе” эшчәнлеген дәвам итә.
Чираттагы дәрестә тыңлаучыларга инсульт барлыкка килүгә этәргеч биргән факторлар һәм аларны конрольдә тоту алымнары, инсульт кичергән авыруларны карау принциплары, реабилитация турында тулырак мәгълүмат бирелде.
Зәй үзәк хастаханәсенең дәвалау физкультурасы буенча инструктор Соловьева Любовь Владимировна инсульттан соң авыруга үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен торгызуда ярдәм итүче күнегүләр күрсәтте.
Соңыннан инсульт кичергән авыруларның туганнарына « Инсульт», “Холестерин турында ниләр белергә кирәк», « Артериаль гипертонияне профилактикалауда туклануның роле», «Йөрәкнең ишемик авыруы» дигән буклетлар тапшырылды.