ТАСС оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты»нда чара булып узды.

2018 елның 23 ноябре, җомга

   ТАСС оешуга 100 ел тулу һәм «Ныклы гаилә» программасы кысаларында «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты»нда  «Минем кече Ватаным-Танайка авылы» дигән туган якны өйрәнү сәгате узды.

   Танайка авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Наталья Алексеевна Пермякова Танай авылына нигез салынуның тарихы белән таныштырды, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда авыл тормышы, фронтка киткән авыл кешеләре турында сөйләде.

   Үзенең чыгышында ул танылган якташлары белән таныштырды. Өлкән кешеләр авылның бүген ничек яшәвен зур кызыксыну белән тыңладылар, презентация һәм фотоальбомнар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International