Терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль педагоглар Ольга Тугашова һәм Олеся Мингазетдинова 11 нче санлы социаль участокта күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдән 14-12 яшьлек балалар өчен «Игелек территориясе» дип исемләнгән тренинг дәресе уздырдылар. Максат: яшүсмерләр арасында аддиктив тәртипне кисәтү, коллективны берләштерү, төрле мөнәсәбәтләрдәге киртәләрне бетерү, уңай климат булдыру.
Дәрес башында «Терроризм - җәмгыять янавы» дигән темага әңгәмә үткәрелде, аның барышында балалар терроризмга һәм экстремизмга үз карашларын белдерделәр. Җирдә тынычлык кирәк, ә моның өчен без үзебездән башларга, мәрхәмәтлерәк һәм сабыррак булырга, изге гамәлләр кылырга һәм бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш икәнлеген ассызыкладылар. Әлеге сыйфатларга өйрәнү өчен, социаль педагоглар балаларга тренинг күнегүләрен узарга тәкъдим иттеләр. «Син ничек эшләр идең?" күнегүендә балалар тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар. "Кем тизрәк?» күнегүендә - вербаль аралашудан тыш геометрик фигуралар төзүдә ярыштылар. Балаларга бигрәк тә «Уртакны тап» һәм «Сөйләшә торган куллар» күнегүләре ошады, алар тагын да якынаюга һәм катнашучыларга бер-берсен сүзсез аңларга ярдәм итте. Шулай ук педагоглар балаларга нинди дә булса авыр хәлдә чыгу юлын таба алмасагыз, «Балалар ышаныч телефоны» номерына шалтыратырга була икәнен исләренә төшерделәр, әлеге хезмәт турында буклетлар тапшырдылар.
Дәрес ахырында социаль педагоглар «Бүләк» ритуалын үткәрергә тәкъдим иттеләр, ул барлык катнашучыларны уңай эмоцияләр һәм тынычлык, мәхәббәт һәм игелекле гамәлләр кыларга этәрде. Дәрес балаларга бик ошады.