2018 елның 17 ноябрь көнендэ Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Державина Екатерина Ивановнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Екатерина апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2018 елның 15 ноябрь көнендэ Тактамыш авылында яшәүче тыл ветераны Васильева Анна Петровнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Анна апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Әбде авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2018 нче елның 20 нче ноябрендә «Тегүчелек эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында фетрдан балалар өчен үстерүче уенчыклар ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар белән эшләүдә уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен һәр балага үз шәхесенең әһәмиятен аңларга, яшьтәшләре белән иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнү аша ялгызлык комплексыннан котылырга ярдәм итәргә кирәк. “Без бергә” клубы кысаларында Веста “Үзәге” социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы инвалид балалар арасында “Дуслар даирәсендә” дигән төркемле дәрес үткәрде.
22 ноябрь 2018 ел, пәнҗешәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә музыка залында әниләр көненә багышланган зур, матур чара үтте.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен билгеләп үтәбез. 22 ноябрь көнне Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Әниләр көненә багышланган «Әниләр мәхәббәт матурлыгы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Социаль эш буенча белгеч Альбина Камалова әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, һәр кеше тормышында әнинең роле турында сөйләде, шигырьләр укыды. Чарага авыл китапханәсе китапханәчеләре чакырылган иде. Алар викториналар үткәрделәр, табышмаклар бирделәр, шигырьләр укыдылар. Социаль хезмәт алучылар әлеге чарада актив катнаштылар. Әниләр, уллар турында шигырьләр укыдылар, чөнки 22 ноябрь-уллар көне дә. Яраткан җырлар җырладылар, кызыклы уеннар уйнадылар. Очрашу ахырында китапханәчеләр аларны әниләр турындагы китаплар белән таныштырдылар.
22 нче ноябрь 2018 нче ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Стресс –дусмы яки дошманмы?» дигән темага мини - тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларда стресс белән көрәшүнең гомуми принципларын формалаштыру, стресс ситуацияләргә адекват җавап бирү кагыйдәләре белән таныштыру.
Югалтуларны тирән кичерү, хыянәт итүгә, гаделсезлеккә борчылу – болар барысы да стресска һәм депрессиягә китерергә мөмкин. Стресс – организмның аңа билгеле бер тискәре яки уңай факторларның көчле тәэсир итүе аркасында барлыкка килә торган халәте.
Чара тренинг темасын формалаштыруны ярдәм иткән риваятьләрдән башланды. “Нәрсә ул стресс?”- дигән сорауга әңгәмә үткәрдек. Күңел тигезлеге өчен көрәш кагыйдәләре белән таныштылар. Социаль хезмәт алучылар тест уздылар һәм аның нәтиҗәләрен анализлап, үз-үзләренә бәя бирделәр. Киеренкелекне йомшарту һәм төшерү өчен психотехник күнегүләр ясадылар: «Сулыш алу концентрациясе», «Визуализация», «Тынлык Гыйбадәтханәсе». Чара «Барысы да үтәр» дигән риваять белән тәмамланды.
Нәтиҗәдә, тренинг барышында ышанычлы уңай атмосфера барлыкка килде, социаль хезмәт алучылар стресстан җиңел чыгу юлын бергәләп чишеп, стресс вакытында адекват җавап бирү мөмкинлеген тойдылар.
Тренингта 12 кеше катнашты.
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында төрле технодогиялар кулланыла. Шуларның берсе – хезмәт терапиясы, өлкән кешенең кулына килгән, авыр булмаган хезмәткә, эшкә тарттыру.
«Без хәтерлибез – без горурланабыз» дәресләр курсы кысаларында «Веста» Үзәге социаль педагогы Елена Макарова тулы булмаган, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән бала 8-11 яшь арасында гражданлык, патриотлыкны үстерү максатыннан «Сталинград сугышы геройлары» дигән профилактик дәрес үткәрде.