ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Безнең җиңү!

 

 “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә хезмәткәрләрне төрле конкурсларда, грантларда катнашуына зур игътибар бирелә. 2018нче елда коллектив «Российская организация высокой социальной эффективности» конкурсының  «Малая организация высокой социальной эффективности» номинациясендә катнашты, җиңүче итеп игълан ителде.  19нчы декабрьдә

үзәкнең директоры Белова М.А. һәм профком рәисе Борисова А.В. Казанда конкурсның республика этабында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында катнаштылар.

Коллективны чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.

 

 

2018 нче елның 19 нчы декабрендә Алексеевск районының «Забота» приютында тәрбияче Наталья Владимир кызы Маслова«Игелек бүләк ит!» акциясе уздырды. Әлеге чара приютта тәрбияләнүчеләрнең әдәплелек, игелеклелек турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту, изге гамәлләр кылу кирәклеге турында аңлату максатларыннан чыгып оештырылды.

Әңгәмә кысаларында балаларда бер-береңә карата дусданә  караш, хөрмәт, балалар күңелендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре, саулыклары какшаган кешеләргә карата җылы мөнәсәббәт, үз саулыкларына сакчыл караш тәрбияләнде.

     Тәрбияче Гөлфинә Зөфәр кызы балаларны, бер-береңә ярдәм күрсәтергә, узара ярдәмчел,  уз тормышларына карата игътибарлы булырга өйрәтте. Балалар белән ярдәмләшеп яшәү рәвешенә өндәгән кызыклы уеннар уздырды.


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 19 декарбрендә  Югары Утар акылга зәгыйфь булган  балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р.балаларга “ Табигать кышын" темасына рәсем дәресе  үткәрде.

"Апрель" тернәкләндерү үзәгенә чын кыш килде! 

«Апрель» тернәкләндерү үзәгендә тулы масштаблы юридик ярдәм көне үткәрелде.

Инвалидлар декадасы кысаларында «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә зур концерт белән тылсымлы бәйрәм узды!

 “Веста” Үзәгендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында “Мәдәният һәм рухият” номинациясендә җиңү яулаган “Балачак” әкият иле” проектын тормышка ашыру дәвам итә. Проектны тормышка ашыру кысаларында Үзәктә мультфильмнар булдыру буенча анимацион тернәкләндерү студиясе эшли.

2018 нче елның 17 нче декабрендә «Үзгәрешләр җиле» клубы кысаларында «Веста» Үзәге белгечләре Яшьләр клиникасы белән берлектә закон белән каршылыклары булган 7 яшүсмер өчен төркемле йомгаклау дәресе үткәрде.

2018 нче елның 18 нче декабрендә «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Евлентьева мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Күңелле чәбәкәй» дигән төркемле дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International