«Үзгәрешләр җиле». «Веста» Үзәге.

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

2018 нче елның 17 нче декабрендә «Үзгәрешләр җиле» клубы кысаларында «Веста» Үзәге белгечләре Яшьләр клиникасы белән берлектә закон белән каршылыклары булган 7 яшүсмер өчен төркемле йомгаклау дәресе үткәрде. Максат: балаларда сәламәт яшәү рәвешен сайлый торган уңай сыйфатлар формалаштыру, үз-үзеңә, психик һәм физик сәламәтлегеңә сакчыл, җаваплы караш тәрбияләү.

Бу дәрестә яшүсмерләр «Сайлау һәрвакыт синең өчен» дигән темага лекция тыңладылар һәм ирекнең нәрсә икәнлеге турында сорауларга җавап бирделәр. Нәрсә ул иреклелек? Гамәлләр иреге кем җаваплылыгы астында була? Шулай итеп, балалар теге яки бу гамәлләрне сайлап алып, үз өсләренә җаваплылык йөкләүләрен аңладылар. Шуңа күрә үз гамәлләре өчен җавап бирергә кирәк булачак. Балаларга административ хокук бозулар турында, Россия Федерациясе кодексының җәмәгать урыннарында хәмер, наркотик исереклеге халәтендә булган өчен балигъ булмаганнарның җаваплылыгын, шулай ук аларга карата кулланыла торган тәрбия йогынтысы чараларын күздә тоткан маддәләре аңлатылды. Яшүсмерләрнең үзенчәлекләрен тикшерү максатыннан Шмишек диагностикасы үткәрелде.

Очрашу ахырында белгечләр яшүсмерләргә үзләренең тормышларында кылган гамәлләре өчен һәрвакыт җаваплылык тоярга өйрәнүләрен, үзләре белән идарә итәргә өйрәнергә киңәш итте һәм ел дәвамында очрашулар бушка узмыйча катнашучылар үзләре өчен тиешле нәтиҗәләр ясар дигән ышаныч белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International