2018 нче елның 19 декарбрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р.балаларга “ Табигать кышын" темасына рәсем дәресе үткәрде.
Чараның максатлары:
Кыш бик күңелле ел фасылы гына түгел, искиткеч матур да. Шагыйрьләр, рәссамнар, композиторлар кышны, аның кәефен, матурлыгын тоеп, бу хакта сөйлиләр.
Балалар да рәссамнар булырга тырышып карадылар. Тәрбияче белән бергә кышкы табигатьнең матурлыгына да сокландылар. Балаларга үзләренең хис-кичерешләрен зәңгәр альбом битенә ак гуашь буяуы һәм кисточка белән төшерергә тәкъдим итте. Һәркем үз композициясен тудырды, кәгазьдә агач, куаклар, чыршылар, туңган елга рәсемнәре урнаштырды.
Балаларга кышкы табигать рәсемен ясау бик ошады һәм алар бик канәгать калдылар.