Безнең җиңү!
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә хезмәткәрләрне төрле конкурсларда, грантларда катнашуына зур игътибар бирелә. 2018нче елда коллектив «Российская организация высокой социальной эффективности» конкурсының «Малая организация высокой социальной эффективности» номинациясендә катнашты, җиңүче итеп игълан ителде. 19нчы декабрьдә
үзәкнең директоры Белова М.А. һәм профком рәисе Борисова А.В. Казанда конкурсның республика этабында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Коллективны чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.