"Апрель" тернәкләндерү үзәгенә чын кыш килде! Белгечләр кабинеты тәрәзәләре артында гына түгел, бинаның һәр почмагында да кыш килгәне сизелә... Тик менә никтер кар да бик йомшак, ә кар бөртекләре үзәкнең җылы атмосферасында бөтенләй дә эремиләр, ә үзәгебезнең бер почмагында камин янында кышкы уйларга бирелер өчен, уңайлы урын табарга була.
«Апрель» хезмәткәрләре һәм «Мастеровые» төркеме балалары көче белән тернәкләндерү үзәге чын тылсымлы, Яңа ел әкиятенә әверелде! Чөнки барлык бизәү әйберләре дә матур итеп урнаштырылган гына түгел, ә тулысынча мөстәкыйль эшләнгән!
Коридорларга һәм тернәкләндерү үзәге кабинетларына күз салучылар өчен чын мәгънәсендә тылсымлы, әкияти кәеф.